БЛОКА’ДА и. ингл. 1) хәрби Дошман кораллы көчләре тарафыннан камалу, тышкы бәйләнештән мәхрүм ителү. Ленинград дошман блокадасыннан тулысынча азат ителде. Г.Әпсәләмов. Әнгелчән белән француз бөтен Россияне дүрт яктан камап алганнар ич. «Блокада» дигәннәре шул бит инде. Ш.Камал. Быел гел өметле хәбәрләр бирә радио: Ленинград блокадасы өзелгән, Сталинград янында Паулюс армиясе әсир төшкән. Р.Кәрами

2) сәяси Берәр дәүләтне, аерым таләпләрне үтәргә мәҗбүр итү өчен, хәрби, сәяси яки иҗтимагый яктан изоляцияләүгә юнәлдерелгән чаралар системасы. Бөлгенлеккә төшкән буржуа иле Теләсә генә ничек итсә дә, Безгә блокадалар ясау түгел, Борны белән чәнчелеп китсә дә, Без җиңәрбез! Һ.Такташ

3) физиол. Кайсы да булса берәр эчке органның яки органнар системасының эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору. Моның өчен без еш кына новокаин блокадасын, ягъни кара кан тамырына яисә корсак куышлыгындагы нервлар үрелмәсенә новокаин кертү алымын кулланабыз. Ф.Әгъзамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә