БЛОК II и. ингл. 1) сәяси Дәүләт, партия, төрле оешмаларның бергәләп эш итү максатында оешкан берләшмәсе, үзара килешүе. Ул программа – татар буржуа хәрәкәтен бер җиргә оештыру һәм русның кадетлар партиясе белән блокка кереп ---, Дума мөнбәрләренә хәтле менеп, үз теләкләрен әйтү һәм үткәрергә тырышудан гыйбарәт. Г.Нигъмәти. Европа һәм Азиядәге блокларда катнашмауны үзләренең тышкы политикаларының нигез ташы итеп алган тынычлык сөюче дәүләтләр төркеменең халыкара мәйданга чыгуы да тынычлык көчләрен --- ныгытты. Политэкономия. Илдә кайбер партия һәм партия блоклары арасында РФ Конституциясендәге үзгәрешләр хакында киң сәяси бәхәс җәеләчәк. Татарстан

2) махс. Берәр төрле корылманың берничә кисәктән торган өлеше; секция. Мусаны блок башлыгына илтүче немец солдаты, байтак барганнан соң, озынча бер такта барак янына килеп туктады. Ш.Маннур. Шуңа, чарасыздан, бөтен операция блогын миңа тапшырдылар. Сөембикә

3) махс. Бетон катнашмасыннан эшләнгән төзү материалы. Җил кубарып китмәсен өчен, тентны як-яктан цемент блоклар белән бастырганнар. М.Юныс. Кран алып килеп, стена блокларын каерасылары гына калган. М.Маликова. Киң блоклар бетон белән тулгач, Масаясы килә югартын. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә