БЛОК I и. ингл. тех. Әйләнмәле күчәргә беркетеп куелган, уртасындагы улагына тарттырылган бауны шудырып хәрәкәткә китерә торган, иң гади йөк күтәртү һәм көч юнәлешен үзгәртү җайланмасы; чыгыр. « Аннары сөйләрмен», – дип, корабның иң арткы ваер блогы янына киттем. Ә.Хәбибуллин. Корыч вышканың бураннан ышыкланмаган югары ягында таш блогының, әкрен генә, бер – өскә, бер аска йөреп торганы күренә. Г.Ахунов. Блоклар күтәрү кранында, экскаваторда, кранлы кибән салу машинасында һ.б.да кулланыла. Физика. Бау блок аша төшерелгәндә, ул йөкне йә өскә күтәрә яки аска төшерә ала. Кызыклар дөньясында |