БЛИНДАЖ и. фр. хәрби Сугышчыларны, шулай ук сугыш кирәк-яракларын артиллерия һәм миномёт утыннан саклау өчен ясалган хәрби корылма, яшеренү урыны. Салкын көннәрдә, бураннарда солдатлар, окопны бөтенләй ташлап, көне буе блиндажларда, землянкаларда ята башладылар. М.Гали. – Иртәгә полковникка керербез, ә бүгенгә ял ит, – дип, ул сүзен дә бетерә алмады, блиндаж ишеген кагып, керергә рөхсәт сорадылар. И.Гази. Сугыш кыры тынып, солдатлар окопларга, блиндажларга таралышып, амбразуралар капланып беткәч, Каенлыкка алып кайта торган сукмактан үткән ат юлында ике иясез бәхет күзгә чалынды... К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә