БЛАНМАНЖЕ и. фр. кулин. Сөт өстенә, какао яки җимеш суларына шикәр һәм желатин кушып, суытып әзерләнгән һәм аш артыннан бирелә торган ашамлык. Кунаклар килер вакыт җиткән, безнең аш артыннан утыртырга бланманже да әзерләнмәгән. Г.Камал. Бланманже пешерү өчен, сөт, какао, шикәр һәм желатин алына. Татар халык ашлары |