БЛАНК и. фр. Аерым предприятие, учреждениеләргә караган, өлешчә басма тексты булган, документны төгәл бер тәртиптә тутыру өчен билгеләнгән стандарт кәгазь бите. Кулъязма белән эшне тәмам иткәч, Әхмәт бик күп сорауларны эченә алган бланк тутырды. Г.Лотфи. Кадрлар бүлегендә саклана торган бланкка аның тормыш юлы турындагы саран гына мәгълүматлар теркәлде. М.Хөснимәрдәнов. Аны редакциянең рәсми хат бланкына курьер аша тапшырттырдым – югала күрмәсен, янәсе... Татарстан |