БИЯЛӘЙ и. Баш бармак урыны аерым, калган бармакларныкы бергә бәйләнгән яки тегелгән кул киеме. Оек һәм бияләй бәйлиләр, чигү чигәләр. М.Җәлил. Исән-сау йөреп кайтса, мае да табылыр, оекбашы белән бияләе дә табылыр, Алла боерса. Р.Ишморат. Кул җиткән кадәр, үрелеп, бияләй белән аркамны төям. А.Гыйләҗев

◊ Бияләй эчендә бармак кыймылдатканны да сизү Үтә уяу, сизгер булу. Татлы тормаң, дими бит, Миңнурыең, да дими, ә гөләп чәчәгең, ди! Һай хәйләкәр дә була бу картлар! Бияләй эчендә бармак кыймылдатканны да сизәләр. Г.Әпсәләмов. Бияләй эченнән йодрык (кукиш) күрсәтү Кемгә дә булса, сиздермичә, арттан янау, эчтән ачу йөртү. Син никадәр бияләй эченнән кукиш күрсәтсәң дә, һичнәрсә эшли алмассың. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә