БИЯ и. Ана җенестәге ат. Тәртә янына бурлы бия бәйләнгән, ул бертуктамый кешни, кайдадыр китәргә, ычкынырга азаплана. Г.Ибраһимов. Ак колын ераккарак китә башласа, бия, сискәнеп, башын өскә чөя һәм, колынның арлы-бирле чабуы шаяру гына икәнен күргәч, тагын чирәмгә иелә. М.Хуҗин. Абзарга кердем, кола биям кешнәп тора. М.Әмир. Моның каршына алама гына бер биягә атланган кеше килеп чыкты, ди. Г.Гыйльманов |