БИЮ ф. 1. 1) Кул-аяк, гәүдәне, ритм белән, җиңел, нәфис рәвештә махсус көйгә хәрәкәтләндерү. Юк, юк, җилбәзәкләнеп, кыланып түгел, үзенең сыгылмалы билләренең, калку күкрәкләренең бәясен, дәрәҗәсен белеп кенә бии ул... А.Гыйләҗев. Аңа кушылып, без дә такмаклыйбыз, биибез. Р.Хафизова. Сәхнә белән зал, ничектер, күңелдән берләшәләр кебек, бергә уйныйлар, бергә җырлыйлар, бергә бииләр кебек иде. Г.Ибраһимов. Тыпыр-тыпыр биергә Тимер идәннәр кирәк, Синең кебек уңган кызлар Бу дөньяда бик сирәк. А.Әхмәт 2) күч. Биегән сыман хәрәкәтләр ясап уйнаклау, сикергәләү. Ул чуар күбәләкләрнең иртәнге биюләрен һәм куаклыктагы пәрәвезләрдә, энҗе бөртекләре кебек, чык тамчыларының ялтыравын аермачык күрә. К.Нәҗми. Алар, үзләренә хас бер генә төрле тышкы хәрәкәт, бию һәм кылану белән, шул үзләре теләгән типны чагылдырырга тырышалар. М.Җәлил 2. и. мәгъ. Кул-аяк, гәүдәне ритмлы хәрәкәтләндерү сәнгате. Әхъяр белән Сәгыйтьнең әле татарча биюдә катнашасылары бар иде. Р.Хафизова. Аның биюләрен күрсәң, гомере буе биеп кенә йөргәндер, дип уйларсың. Ә.Хәбибуллин Биеп алу Бераз бию. Минзөфәр, әллә ышанмыйсызмы, дигәндәй, тыпырдап биеп тә алды. Н.Хәсәнов. [Тәрбияче:] Әйдәгез, биеп алыйк. [Әтәч:] Сез миңа да өйрәтегез әле, мин бит бии белмим. К.Закирова. Ягез инде, кызлар, нишләп сез, без килгәч кенә, тукмаклаудан туктадыгыз? Әйдә, тыкырдатыгыз. Мин дә сезнең тукмак көенә басып, биеп алырмын. Г.Камал Биеп җибәрү Кинәт бии башлау; бераз биеп тә кую. Әйдә әле, татулашыр өчен, бер биеп җиффәр! З.Хәким Биеп йөрү 1) Әле, хәзерге вакытта, күз алдында бию. – Сәрби әбинең сарыгы Ике бәрән китергән. Сөенечтән биеп йөреп, Берсен таптап үтергән, – дип көләләр. Р.Ягъфәров 2) күч. Бөтен кушканнарны үтәргә әзер булу . Борчылма, Гөлшатыбыз яныңда биеп кенә йөрер. Т.Миңнуллин Биеп калу Биергә өлгерү. Әйдә, бас, бас, әйдә, Биеп калыйк бу җәйдә. Т.Миңнуллин. Яшьлек яшьнәп үтәр-китәр, Яшьлегеңдә биеп кал. Г.Зәйнашева Биеп карау Бик күп бию. --- өскә өр-яңа күлмәк кигән идем. Күрсеннәр. Зәп-зәңгәр бит, елкылдап тора. Hy биеп тә карадым ул көнне! Ф.Яруллин Биеп китү Кинәт, билгеле бер моменттан соң бии башлау. Читеге җиңел икән, Җилдереп биеп китәм. Әткәң гармунчы булгач, Бигрәк күңелле икән! Р.Вәлиева. Ул чәбәкәй иткәндә, Беркөн биеп киткәнмен. К.Закирова Биеп тору 1) Хәзерге вакытта, күз алдында бию хәрәкәтләре ясау. Көчен кая куярга белмичә бер урында биеп торган кара айгыр, Газинурның ирен чупылдатуын ишеткәч, элдереп алып та китте. Г.Әпсәләмов 2) күч. Кемнең дә булса бөтен кушканын үтәп йөгереп йөрү. Сиңа хатының кубызына гына биеп торырга ярыймы? Ә.Ягудин. Киленең Өммия дә синең каршыңда биеп тора. Ни әйтсәң, шуны тыңлый. Т.Миңнуллин Бии башлау Биергә тотыну. Аның йөрәгендәге кара уйлары таралды, анда шатлык бии башлады. Г.Ибраһимов Бии бирү Биюен дәвам итү |