БИ’ШЬЕЛЛЫК с. 1. Биш елга исәпләнгән, биш елда үтәлергә тиешле. – Без, яңа ел алды ярышында катнашучылар, – дип башлады ул сүзен, – бишьеллык планны срогыннан алда үтәү өчен, вакыттан алда баруны үзебезгә бурыч итеп куйдык. Г.Минский

2. и. мәгъ. тар. Халык хуҗалыгы үсешендә биш елга каралган план. Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә, Һаман күккә таба үрелә. Һ.Такташ. Нәтиҗәләр озак көттермәде: һәр сыердан уртача савым бишьеллыкта 550 килограммга, ягъни сөт – 20, ит җитештерү 37 процентка арта. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә