БИШТӘРЛӘ’Ү ф. 1. Аркага биштәр рәвешендә асарлык итеп әзерләү, биштәр рәвешенә китерү. Мансур аркасындагы биштәрләп тагылган капчыгын рәтләде. А.Расих

2. биштәрләп рәв. мәгъ. Биштәр итеп аркага асып, аркада күтәреп. Без, малайлар һәм кызлар, Бишкурай авылыннан, атналык бәрәңгеләрне аркага биштәрләп, беренче таң әтәчләре тавышы белән, гыйлем юлларына омтыла идек. Ә.Низаметдинов

Биштәрләп алу Биштәр итеп, аркага асып йөртү. Чиләкләрен – көянтәләп, капчыкларын биштәрләп алган хатын-кыз, ярга менү белән туктап та тормыйча, иркендә кычкырып сөйләшә-көлешә, авыл ягына элдертте. Х.Сарьян

Биштәрләп кую Алдан ук биштәр рәвешенә китерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә