БИШТӘР и. Капчыкның авызын һәм төбендәге ике почмагын аерып бәйләгән бауларын култык асларыннан җилкәгә алдырып, аркага асыла торган юл капчыгы. Зур-зур чемоданнар, кәрзин-сумкалар тоткан, биштәрләр аскан, капчыклы арбачыклар тарткан мосафирлар, яшел вагоннардан сибелеп чыктылар да, соскыдан коелып тәгәрәшкән борчаклар сыман, кайсы кая таралыштылар – трамвайга, троллейбуска, такси ялларга... Б.Камалов. Кулындагы биштәр идәнгә шуды. Н.Хәсәнов. Салон Болгарстан, Румыния илгизәрләре, бигрәк тә яшь хатын-кызлар белән тулы иде, аларның һәммәсе алагаем зур биштәрләрен, бүселгән төргәк-чемоданнарын, ыгы-зыгы килеп, автобусның багаж бүлегенә тутырды. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә