БИШНИ с. диал. Шәмәхә, куе кызыл, пешкән чия төсле. Бишни карандаш эзләре, Уңып барган кәгазь, Яңа ауган чыршы исен Саклый соңгы вәгазь. Җ.Сөләйман. [Читекче кызларның] Яннарындагы бәләкәй әрҗәләрендә – зәңгәр, яшел, кызыл, алсу, бишни, миләүшә төсле нәни күн кисәкләре. Г.Бәширов. Аның колак артына җибәреп бәйләнгән ал батист яулыгы, бишни күлмәге тыкрыкларда, ишегалларында, баскыч төпләрендә күренеп уза. Г.Бәширов |