БИШМӘТ и. Мамык белән сырып тегелгән кышкы өс киеме. Мәдрәсәне тиешенчә җылыта алмыйлар, шуңа күрә студентлар, хәтта йоклаганда да, өсләрендәге бишмәтләрен салмыйлар. Ф.Сафин. ... Сәгъди абзый сандыгын ачты да үлгән улы Садриның күк киндер күлмәге белән бишмәтен, алып, Габдуллага киертергә теләде. Ә.Фәйзи. Бу көн төнлә купшы бишмәт инде, «матур кыз»га гына түгел, бәлки Диләфрүзгә әйләнде. Ф.Әмирхан. Карда аунагач, безнең инде бишмәтләребез шакырдап катты, авыз-борыннарыбыз туңды... К.Миңлебаев |