БИШЛЕ с. 1. 1) Биш кисәкле, биш компонентлы. Шул ук унберлене, киресенчә, алтылы һәм бишле буыннар тәртибендә төзегәндә, тагы да салмаграк, җитди һәм мәһабәтрәк ритмик алымда мәкальләр килеп чыга. Н.Исәнбәт

2) Күләме, номеры яки үлчәме биш булган. Бишле лампа якты яна, эчендә мае булса. Җыр. Каюм, тиз генә бишле лампаны рәтләп, ут кабызып җибәрде һәм ватылып төшкән башына калай әйләндереп утырткан куыкны лампага кигезде. Ә.Фәйзи. Шулай да ул бишле лампа яктысында кәгазьләрне, бик җентекләп, тагын бер мәртәбә карады. А.Шамов

2. и. мәгъ. 1) 5 цифрының исеме. Миндә ике бишле, ике 17 ле, ике 36 лы, ике 49 лы бар. Г.Камал

2) Биш яше тулган ат. Бәйге алмаган йөгеректән Биле юан бишле артык! Дастан. Биле билтәк бишле айгыр алтысында ат булыр, ди. Ат кынамы, чын тулпар. М.Әмирханов

3) Пычагының үлчәме биш уч озынлыгындагы чалгы

4) «Жигули» автомобиленең бишенче моделе . – Бар, тегеләргә әйтеп кил, «бишле»не яисә «алтылы»ны [машинаны] карасыннар! – диде ул. Ә.Сафиуллин

5) Биш баллы системада иң югары билге, «бик яхшы» билгесе. Мәдрәсәдә ятып, мәтбагада эшләүче бер эшче, аны укыгач, астына «бишле» дә куйган иде. Н.Исәнбәт. [Солтан:] Менә кызык, үзе «бишле» алган, ә үзе күңелсезләнә. А.Әхмәт. Зәйнәпнең – «дүртле»ләр белән «бишле»ләр генә. «Бишле»ләре күбрәк тә бугай әле. Х.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә