БИШЛӘП сан 1. Якынча биш, чама белән биш булуны белдергән чама саны; бишкә якын, биш тирәсе; дүрт белән биш яки биш белән алты арасы. [Мәдрәсәдә] Дүрт яки бишләп, урысча укып торган балалар бар иде. К.Насыйри. Өстәлдә бер печать, дүрт штемпель, бишләп калын «эш»ләр уйнап төрләнде. М.Җәлил

2. рәв. мәгъ. Бишкә бүлеп, бишкә аерып, биштән. Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Сибелә, бишләп үрмәсәм. Сибелә чәчем, түгелә яшем, Нурлы йөзең күрмәсәм. Ә.Ерикәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә