БИШЕНЧЕ сан 1. Рәт, тәртип белән санаганда, биш урынында килә торган тәртип саны. Ә безнең әбиләр бит бишенче катта торалар. А.Алиш. Ләкин аның ике тәүлек йоклаганы юк иде, менә шул бер төн эчендә генә дүрт җирдә тентү ясап, унбер кешене ябып, инде менә уникенче кешегә, бишенче квартирага килә иде. Г.Ибраһимов. Сәхаб ага, бишенче дистәсен дә җыя алмыйча, арабыздан китеп барды. К.Миңлебаев 2. и. мәгъ. Алда, сан янында килгән кыскартылган сүз мәгънәсен ала. Әллә сине тагы бишенчегә алыйммы? Г.Камал. Ярый, минем өчен бар да бер. Бишенчегә генә түгел, алтынчыга, җиденчегә алсын. Г.Камал |