БИШЕК и. 1) Яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен ясалган асылмалы ятак, бәби йоклый торган урын. Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән. Г.Тукай. Бала вакытта ишеткән хикәяләрне эч өзгеч бер моң белән тәкрар итә, бала вакыт хатирәләрен, ана иркәләүләрен – бишек тирбәткән көй белән сөйли, искә төшерә. Ш.Камал. Ул, адәм булып, башта бишектә ята. М.Мәһдиев 2) күч. Башлангыч урын, туган җир, төп ватан. Туып үскән илләр – алтын бишек, Никләр генә киттем илемнән?! Ф.Сафин. Әнә шулай итеп, байлыкка күмелгән, алтынга чумган Парижның – капитализм бишекләреннән берсенең – кыз-хатыннарын шундый юллар белән икмәк табарга мәҗбүр итүе ачык факт булып кала. Г.Галиев. Россияне революция әле бишектә чакта, немец кулы белән буып атмакчы булдылар. И.Гази ◊ Бишектән алып ләхеткә кадәр (бишектән – ләхеткәчә) Туганнан алып үлгәнчегә кадәр, гомер буена. Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем эстә. Мәкаль. Бишектән бирле (алып) Бик кечкенәдән үк. Алар, бишектән алып, бик чын рәвештә дуслык җебе белән бәйләнгән; аларның җаннары берләшкән. Г.Ибраһимов |