БИШБАРМАК и. 1) кулин. Шулпада пешерелгән, ваклап туралган ит белән шакмаклап киселгән токмачка суган һәм борыч сибеп бирелә торган, башкорт халкының милли ашы. Без ашыйбыз бишбармак! Асыл палас тупсада, Әни ашны мул сала. Әтием көлеп карый: – Эшеңә күрә ярый! Биш бармакта – бер калак, Селкенә ике колак. Б.Хәлимов. Анда ике җирдә пылау, бишбармак, пилмән, икралар, кыздырылган тавык белән ике литрлы савытларда шәраб куелган. Р.Сәгъди

2) Перчатка. Ары баскан аягыңны Бире бассаң ни булган. Бишмармагым калган, диеп, Килеп китсәң ни булган. Җыр

3) Башкорт хатын-кызлары биюе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә