БИШӘ’Ү сан 1. Барысы, бөтенесе бергә биш булуны белдергән җыю саны. Бу өчәүнең – хәер, нигә өчәү генә булсын, балаларны да кушып санаганда, бишәү бит инде... М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Биш зат бергәләп, бишесе берьюлы. Алгы бүлмәдә көлгән, шаулаган тавышлар ишетелә башлый. Тагы кунаклар. Бишәү берьюлы. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә