БИШӘР сан Һәркемгә (һәрнәрсәгә) биш, бертигез күләмдәге биш булуны белдергән бүлү саны. Сезнең кайсыгызда булса да дүрт данә бишәр йөз сумлык акчалар бардыр бит. Г.Камал. Тагы фәкыйрь мәчет карты бар иде, аларга бишәр тиеннән ике бакыр төртте. Г.Ибраһимов. Ул инде бишәр потлы капчыкларны, «эһ» тә итми, үзенең калын таза җилкәсенә менгереп төшерә ала. М.Гали. Йодрыклары берсе-берсе бишәр потлы герләр хәтле иде, ди. А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә