БИШӘМ и. 1) тар. Биш көлтәдән торган кибән кую ысулы, бәпкә, сослан 2) Балалар уены санамышларында борынгы формадагы бишенче тәртип санын белдергән сүз. – Берәм-берәм, Икәм-икәм, Өчәм-өчәм, Дүртәм-дүртәм, Бишәм-бишәм, Алтан-алтан, Авыр балтам; – Кая китте? – Тозга китте. – Кайчан кайтыр? – Яз кайтыр. Үрдәк белән каз кайтыр ---. Санамыш |