БИШ сан 1. 1) Унарлы санау системасында 5 санын, микъдарын һәм цифрын белдерә торган атама. Һәм биш патронны сайлап алып, чәнечке очы белән эчләрен актарып ташлады. А.Шамов. Шуннан соң, патшадан азатлык өмет итеп җыелган халык өстенә, Апраскин солдатлары биш тапкыр залп бирәләр. К.Нәҗми. Илһам Шакиров – соңгы биш дистә ел дәвамында татарны татар итеп саклап калуда биниһая өлеш керткән шәхес, халкыбыз рухының бөтенлеген тәшкил иткән Моң Иясе. Мәйдан

2) бишләр к. бишләп. Кечерәк кыз, сүз арасында, үзләренең иртәгә сәгать бишләрдә үз урамнарына йөрергә чыгачакларын да аңлатты. Ф.Әмирхан

2. и. мәгъ. 1) Кул. Зөфәр председательгә: – Чынлап сөйләсәгез, Урал абый, бирегез бишне. Ә.Бикчәнтәева

2) к. бишле (2. 5 мәгъ.). [Солтан:] Чыннан да, кызым, «биш» алдыңмы? А.Әхмәт. [Солтан:] Рәйхана, бүген безнең Зөмәрә «биш» билгесе алып кайткан. А.Әхмәт. Гел «биш»кә генә укымаса да, башкалардан калышмый ул. Тәмуг чәчәге

◊ Биш бармагы кебек Бик яхшы, анык, төгәл. Ул бөтен авылның яланнарын, тауларын, чокырларын үзенең биш бармагы кебек белә. Г.Ибраһимов. Бише белән кайтару Берәүнең яхшылыгына яки яманлыгына каршы, күп мәртәбә арттырып, яхшылык яки яманлык эшләү. Ат --- ашарга бир, дип сорый белми ул. Ә син үзең бел, туйдыр аны, сыйла. Ат сиңа бише белән кайтарыр. Р.Ишморат. Бишкә ярылу Эшнең күп, тыгыз булуы. Бишкә ярылмассың бит инде. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә