БИЧУРА и. миф. Йорт иясе, йорт хуҗасы, йорт пәрие. Менә хәзер дә безнең авылларыбызда, бичура, абзар ияләре, су анасы бар, дип ышаналар бит әле. Г.Гобәйдуллин. Бичураларга, өрәкләргә ышанмаганыма карамыйча, мин бу куркыныч сүзләрнең коточыргыч мәгънәләрен күзем белән күргән шикелле булдым. Ф.Әмирхан. Бу өйне сакларга калдырып, әнкәңне бичура ясамакчы буласыңмыни, каһәр суккан! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә