БИЧӘ и. диал. Хатын. – Көннәрнең берендә бичәкәй белән урманга кереп, печән чабып арбага төядек тә кайтып киләбез, – дип дәвам итте карт. З.Фәйзи. Авылда тол калган ялгыз бичәләр булса да, алар шушы хәлләрен артыграк күрәләр... Ф.Сафин. Серләреңне чишмә, эшне белмичә, Теләктәшлек күрсәтә, дип, бу бичә. Ф.Тарханова. – Син шул авыл бичәсеме? – ди. – Әйе, – дим. Татарстан яшьләре |