БИЧАРА с. фар. 1. 1) Чарасыз. Кулларыннан тотылган бичара хәлендә. Н.Исәнбәт 2) Ярдәмсез, мескен, бәхетсез, кызганыч. Әллә кайдан китерелгән бичара колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булган булып йөрү – егетлекмени ул? Г.Ибраһимов. Ахыр чиктә, нәкъ әнә шул үзе «уйлап тапкан» тәкъдиме бичара Баязит агайны бөтен бистәбез алдында көлкегә калдыра язды. Ф.Хөсни 2. и. мәгъ. Кызганыч кеше. --- абыстай бик кызганыч, бичара, болай да юк-бардан янып, көеп --- йөри торган кеше, артык сөйгән Зыясы алынгач, бигрәк тә хафалана инде. Г.Ибраһимов. Ул, бичара, катнашмаска, ирлек абруен саклап калырга, һичьюгы, битарафлык күрсәтергә тырышып караган. Ф.Хөсни. Арифметикадан беркем дөрес итеп эшли алмаган контроль эшне берүзе башкарып чыкса да, бүтән фәннәрне чит-ят телдә үзләштерүдән гаҗиз була шул, бичаракай. К.Миңлебаев |