БИҺУШ рәв. фар. Һушсыз, сиземсез, аңсыз. [Мәче сандугачка:] Синең сайравың һәртөрле музыкалардан матур булганлыктан, урмандагы көтүчеләр, ат ашатучылар – һәммәсе биһуш булганнар, имеш. Г.Тукай. Исенең тәмлелегеннән биһуш була яздым. К.Миңлебаев. Тумбочка эченнән күп укылудан таушалып беткән «Юксыллар сүзе» гәзитен алып, идәнгә җәеп салды һәм бишмәт кесәсеннән, барсын да биһуш калдырып, ап-ак он бушата башлады. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә