БИХИСАП с. фар.-гар. 1) Хисапсыз, исәпсез, бетмәс-төкәнмәс. Сәгыйдәгә булган мәхәббәт ялкыны исә тормышының бихисап гүзәллекләрен ачты. Н.Хәсәнов. Кабан күлендә бихисап алтын ята, аны кулга төшерсәк, әллә ничә тәмуг ачарга була. З.Мәхмүди. Бихисап функцияләрне башкарган шәригать дөньявилык белән турыдан-туры бәйләнештә тора. Р.Әмирхан

2) Бик, артык, гаять. Кояш турындагы бихисап күп халык әйтемнәре дә аның сынландырылган сурәтен тудырырга ярдәм итәләр. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә