БИФШТЕКС и. нем.<ингл. кулин. Ваклап турап яки тапап йомшартып, тоз, борычтан башка тәмләткечләр салмыйча кыздырылган сыер ите кисәге. Бифштекс өчен итне агач тукмак белән суккалап йомшарткач, бераз гына тоз, борыч сибеп, мае нык кызган табага яки сай кәстрүлгә салырга һәм һәр ике ягы пешеп җиткәнче (10–15 минут) кыздырырга кирәк. Йорт эшләре |