БИТЛЕК I и. 1) Битне саклау өчен киелә торган, нечкә тимерчыбыктан, кылдан яисә капрон җептән үрелгән япма, каплавыч. Саттар карт килеп кергәндә, битлек кигән Җамали, кулына төтәткеч тотып, дөнья бетереп, нидер эзләп маташа иде. З.Фәйзуллин. Ул урманга битлексез яки кыска җиңле күлмәк белән кереп, унбиш минут торсаң, һичшиксез үләсең! М.Мәһдиев. Менә аларның киеме: тәнгә сыланып торган кара костюм, битнең түбән өлешен каплаган битлек... Кызыклар дөньясында. Ул тоташ ап-ак киемнән, хәтта йөзе дә ак битлек белән капланган иде. Битлектәге уемнар артындагы күзләре белән ул сәяхәтчеләргә текәлеп һәм сынап карады. Тәмуг чәчәге 2) Инфекциядән саклану өчен, авыз-борынны томалый торган каплавыч. Ул, алгарак узып, ассистент белән янәшә басты да, битлек астында кызышып киткән иреннәрен авыр хәрәкәтләндереп: – Изаил Харисович, уң якны күтәреп, эчкәрәк карагыз әле, – диде. М.Маликова. Гаиләдә авыру булганда, кул астында 4 – 6 битлек тотарга кирәк, аларны 2 – 3 сәгать саен алыштырып торалар. Татар мөселман календаре 3) Борын заманда, битне җәрәхәтләнүдән саклау өчен, сугышчылар, рыцарьлар кия торган бит каплавычы. Менә мәсәлән, рыцарьлар: алар махсус киемдә булганнар, битлекле кием кигәннәр. Исәнләшкәндә, кем белән исәнләшкәнне белү өчен, битлекләрен күтәреп карый торган булганнар. Яшь ленинчы 4) Башкалар танымасын өчен, кеше яки җәнлек йөзенә охшатып, махсус эшләнгән каплавыч яки үтәли күренә торган, я булмаса күз, авыз, борын турыларында тишекләр калдырылган кара япма. Аның [сәүдәгәр Крит] сөйләве буенча, Урта Азиягә сату итәргә барганда, иртәнге якта, көтмәгәндә, аларга йөзләренә битлек япкан бер көтү җайдаклар һөҗүм иткән. Р.Сәгъди. Борынгы башкорт курганнарында бүре бите формасындагы көмеш битлекләр очрый. Г.Дәүләтшин. Игезәкләрнең әти-әниләре, авылдан читкә чыгып, кечкенә шалаш ясаган, аның тирә-ягына агач сыннар, битлекләр куйган. Кызыклар дөньясында 5) Косметикада: дәвалау максатында яки тукландыргыч буларак, биткә, муенга ягыла торган махсус состав 6) Сәгатьнең һ.б.ш. үлчәү приборларының цифр, язу яки башка төрле билгеләр төшерелгән пластинкасы; циферблат. – Ярар, үзең теләгәнчә эшлә, – дип, Ает бай, муенына озын көмеш чылбыр белән асып, кыска җиңле бикасап камзулының күкрәк кесәсенә тыккан сары битлекле зур көмеш сәгатен алып карады. М.Гали. Бану җиңги белән Сираҗи абзый, сәгатьнең битлегенә карый-карый, чәй эчә башлыйлар. М.Галәү 7) күч. Чын асылын яшерә торган шартлар, ясалма тышкы күренеш, кыланыш, эшчәнлек. Иң кулае, әлбәттә инде, караңгы төн: ул һәркемгә, шул исәптән җинаятьчегә дә, кара битлек кигезә. К.Миңлебаев. Еллар һәм тоткыннар ялгышмый: надзирательләр бер кигән кабыкларын һәм битлекләрен салмыйлар. А.Гыйләҗев. Бер машинада утырып, шәһәр урамнары буйлап барган арада, битлек урынына киеп куелган корылыгы, таләпчәнлеге коелып төшкәндәй булды, фәлсәфә корырга, фикер үткерлеген чарларга омтыла торган төпле кеше икәнлеге беленде. М.Маликова ◊ Битлеген алып ташлау к. битлеген ерту. Битлеген ачу к. битлеген ерту. Чөнки Нуриәсманың күрше егетен – күз алдында үскән Гарифҗанның исерек булуын раславында колхоз рәисе Хөснуллинның ялган битлеген ачу һәм авылдашларының битарафлыгына каршы чыгуын аңлау гына җитми ---. Ә.Закирҗанов. Битлеген ерту Фаш итү. – Дөньяви фәннәр укыту идеясен башлап кем күтәреп чыкты? Һәм «Бохараи Шәриф»нең битлеген кем ертты? – Мәрҗани! М.Госманов. Битлек артына (астына) яшеренү Чын йөзен яшерү, үзенең чынбарлыгын, карашларын, фикерләрен, тойгыларын яшерү, үзен икенче кеше итеп күрсәтү. «Демократик» дигән хөкүмәтләр Яшеренеп битлек артына, Яклаганда дошманны күмәкләп, – Чын туганлык кулын без суздык. Ә.Исхак. (Йөзен) Битлек белән каплау к. битлек артына (астына) яшеренү. (Йөзенә) Битлек кию к. битлек артына (астына) яшеренү. Автор чыраена кара битлек кия, исемен яшерә... А.Гыйләҗев |