БИТИГ и. иск. 1) Китап; язма; документ, амулет. Борынгы төркиләрнең «Ырк битиг» дип аталган әсәрендә дә космик һәлакәт турындагы риваять теркәлгән. Н.Фәттах 2) Язу гамәле (процессы) 3) Хат. Ул битиг эчендә йазылмыш кем: Йә Мөхәммәд, белгел, бу нәүбәт кем килдем, ул игътикад (ышаныч) берлә килдем. М.Болгари. Мөхәммәд Әминнең татарча язылган рәсми хаты, ягъни бетеге (битиге), Хәким Бирде исемле илчесе аркылы, 1506 елда Польша хөкемдары Александрга җибәрелә. Х.Миңнегулов |