БИТЕР и. ингл. Ашлык сугу машинасында барабан төре. Комбайн эшләп торганда, шнек һәм йөзмә транспортёр чабылган сабакларны берөзлексез өскә – кабул итү камерасында урнашкан алу битерына биреп тора, ә битер исә аларны суктыру җайланмасына юнәлтә. Урып җыю машиналары |