БИТӘРЛӘ’Ү ф. 1. Ачулану, ризасызлык, шелтә белдерү, кимчелекләрен күрсәтеп оялту, әрләү. Такташны һич кенә дә күңелемнән куып чыгара алмыйм, аның өчен мине битәрләмә, зинһар. Ф.Сафин. Ә хәзер бар, керим инде... Әни битәрлидер анда. Р.Зәйдулла. Иртән пешереп китсәм, калган аш ашатасың, дип битәрлиләр. З.Фәйзи. Үзеңне битәрли алгач, төзәлергә өмет бар икән әле! Х.Ибраһимов 2. и. мәгъ. Ачулану, шелтә, ризасызлык. Гата, әнисенең битәрләвен тыңлый-тыңлый, шыпырт кына сәке өстенә менеп утырды да бәрәңгене ура башлады. Р.Хафизова. Габдулла җизнәсенең соңгы битәрләүләрен инде оныткан, тик аннан элекке «атаңа нәләт!» дигән сүзе генә һаман аның кечкенә йөрәгендә әрнеткеч төер булып тора иде. Ә.Фәйзи Битәрләп алу Бераз битәрләү. Моның өчен Газизә апа Габдулланы битәрләп ала... Ә.Фәйзи. Ул Габдулланың яшен сөртте, юатты һәм үзенең энеләрен бик нык битәрләп алды. Ә.Фәйзи. Хәкимҗанның иңрәүле тавышын ишеткәч, уеннан кире кайтты, ярамас сүз ычкындырдым бугай, дип, үзен битәрләп алды. М.Хәсәнов Битәрләп бетерү Бик нык битәрләү. Сезне уйлап кына юанам, көнем-төнем, уем сезнең белән бит, сезгә болай озак язмый торуым өчен үземне битәрләп бетердем. Ф.Сафин Битәрләп йөрү Озак вакытлар буе битәрләү. Ахырдан үз-үземне битәрләп йөрим. Т.Миңнуллин Битәрләп кую Кинәт, аз гына битәрләү. Ул моңа кадәр аңа бөтенләй игътибар итмичә йөрүе, аның белән аралашмавы өчен, үз-үзен битәрләп куйды. Р.Вәлиев Битәрләп ташлау Кинәт кенә, кызулык белән бик каты итеп битәрләү. Хөршидә Камиловнаның хаклы булуын күз алдына да китерми, киресенчә, аны ачуланырга, битәрләп ташларга әзер иде ул. Ф.Яхин Битәрләп тору Бертуктаусыз, һәрвакыт битәрләү. Әтиләре, җае туры килгән саен, гел әниләрен битәрләп торды. С.Поварисов Битәрләп утыру Әле, хәзерге вакытта битәрләү. Кич буе Фәрит белән үзебезне итагать белмәвебез, беркатлылыгыбыз өчен битәрләп утырдык. Р.Вәлиев Битәрли башлау Битәрләргә тотыну. Хатыны бик битәрли башлагач, торыр да чукмардай йодрыгын эшкә кушар кебек тоелган иде Галимҗанга. С.Поварисов |