БИТӘР I рәв. фар. 1. 1) Бигрәк, ныграк, артыграк. Уку елы башлануга ул Әсгатьтән дә битәр дулкынланган кебек иде. Р.Хафизова. Бәяләр дә шашынды, бәяләрдән битәр, түрәләр азынды, майларына чыдаша алмый үтләделәр. Н.Хәсәнов. Кем икәнен үзең миннән дә битәр белеп торасың бит, ди. Г.Мөхәммәтшин

2) Артыграк, күбрәк, көчлерәк. Рәхимсез мәхәббәт аның йөрәген элеккедән битәр талый. И.Гази. Нигәдер кайбер кеше гомер буена, иҗаттан битәр, дан-шөһрәт ягын кайгырта. К.Миңлебаев. Кешеләребез, шөкер, әйбәтләр, ферманыкы, дип тормыйлар, әйе, үз терлекләреннән битәр карыйлар. Ә.Еники. Йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык без аларны. М.Әмир

2. бәйл. функ. Аннан башка, башка, тыш. Аның кара гына чәченнән битәр, көләч йөзенә рәхәтләнеп карады. Г.Исхакый. Акылдан битәр йөрәк бар... Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә