БИТАРАФЛЫК и. 1) Бер якка да катнашмаучылык, нейтральлек. Авыз ачып сүз әйтмиләр, күз йомып калу ягын карыйлар, битарафлык чиген атлап уза алмыйлар. К.Миңлебаев. Күрәсең, ул да аның битарафлыгыннан туйган иде. Н.Хәсәнов. Хәзер бездә – дәртсез, салкын күңел, ышанмау һәм өнсез битарафлык. Г.Афзал 2) Кеше кайгысына битараф калу, гамьсезлек. Кыяфәтенә битарафлык чыгарырга тырышып, сүзсез генә, кара киемленең йөзенә текәлде. Ф.Латыйфи. Аның зәңгәр күзләре мизгел эчендә гаҗәпләнүдән зурая да мизгел эчендә кысыла, һәм баягы гаҗәпләнү битарафлык белән алышына иде. Н.Гыйматдинова |