БИТАРАФЛАШТЫРУ ф. Битараф (катышмый торган) хәлгә китерү, битараф итү . В.И.Ленин партияне урта хәлле крестьянны битарафлаштыру лозунгысыннан аның белән ныклы союз төзүгә күчәргә чакырды. КПСС тарихы

Битарафлаштыра бару Торган саен битарафлыгын арттыру

Битарафлаштыра төшү Тагын да битарафлаштыру

Битарафлаштырып бетерү Тәмам битарафлаштыру

Битарафлаштырып килү Даими, күптәннән бирле битарафлаштыруны дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә