БИТАРАФ с. фар.-гар. 1. 1) Бер якка да кушылмый, катнашмый торган, бер якныкы да булмаган, нейтраль. Көннәрнең берендә немец ягын капшарга барган безнең разведчиклар битараф мәйданда бер немец лейтенантының үле гәүдәсенә тап булдылар. Ш.Маннур

2) Гамьсез. Карчыкның битараф сымак йөзендә, ниһаять, хәрәкәт барлыкка килде. Г.Якупова. – Менә, укы, – диде ул, битараф караш, төшенке күңел белән. Р.Кәрами

2. и. мәгъ. Кеше хәленә керми торган, гамьсез, кешедә кайгысы булмаган, ваемсыз кеше. Кызганыч, үзләрен татар баласы дип сизмәгән, милли аралашуга мохтаҗлык кичермәгән, үз милләтенә бөтенләй битарафлар да байтак. Идел

3. рәв. мәгъ. Шул сыйфатка ия булып, гамьсезлек белән. Ике йөздән артык йортлы, мәчетле, таза татар авылы битараф каршы алды аларны. Т.Галиуллин. Берәүнең дә кайгысына битараф калмады, хәсрәтен гүя үзе дә кичерде... К.Миңлебаев. – Кем ул? – диде Ричард, һәрнәрсәгә битараф рәвештә. Тәмуг чәчәге. Композиторның якты сагышлы, җиңел агышлы музыкасы тамашачыны битараф калдырмады, алар спектакльне дә яратып карадылар. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә