БИТ IV кис. 1) Хәбәрнең тыңлаучыга мәгълүм булганлыгына ишарә итеп, яңадан раслау төсмере өстәп, фикерне куәтләү өчен әйтелә; ич. «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит – Казан». Г.Тукай. Чөнки ул белә – мин бит башкарма органда эшләмим. Ф.Мөхәммәтшин. Аннары шунысы да бар: Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, хезмәт хаклары түләү үзенчәлеклерәк бит. И.Сафиуллин. Бу – туган илем көе бит, Кем шулай җыр суза? С.Хәким

2) Экспрессив әйтелешне өстәмә көчәйтү чарасы булып килә. Ә бит, уйлап карасаң, ул вакыттан нихәтле сулар акты. И.Гази. Өлгерер әле, ул бит хәзер шушында яшәячәк, теләсә, атна саен, хәтта көненә әллә ничә килергә була. Р.Кәрами. Югыйсә, ул бит бары тик китапларда – тузан эчендә ята торган бер көй генә булып калачак иде. И.Шакиров. Әйтәм бит, яклана белми торган, әйбәт малай ул. Тәмуг чәчәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә