БИТ II и. 1) Китап-дәфтәрдәге һ.б.ш.лардагы кәгазь табагының бер ягы. Малай, башын аска иеп кенә, рәсемнәр белән чуарланган дәфтәр битен өстәлгә китереп салды. З.Мәхмүди. Даруы табылса, тыйб китабының беренче битенә үк язып куяр иде Әбүгалисина галиҗәнапләре. Ф.Сафин. Шакмаклы дәфтәр битенә язылып, җыйнак кына итеп бөкләнгән дә өстенә «Р.И. абыйга» дип язылган. Р.Ишморат

2) Китап-дәфтәрдәге һ.б.ш.лардагы кәгазь табагының тигез кисәкләргә бүлгәннән соң килеп чыккан өлеше. Кая, бер бит кәгазь бир әле. Р.Ишморат. Сезнең журналның һәр битен укып, үземә җан азыгы алам. Сөембикә. Матбугат битләрендә аларның кемлегенә, ниндилегенә кагылышлы бәхәс кузгалды. Шәһри Казан

3) күч. Нәрсәнең дә булса аерым бер чоры, бер өлеше; сәхифә. Карт тарихның меңләгән бите төсле мүкләнгән, Картайган, каралган, Ташланган, таушалган. К.Тинчурин. Гражданнар сугышының соңгы бите. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә