БИСМИЛЛА и. гар. 1) Теләсә нинди эшне башлар алдыннан яки ашарга утырганда әйтелә торган дога; мәгънәсе: Алла исеме белән. Догаларны күп белә, аларны улларына әйтеп яздыра, бисмилла әйтмичә, бер эшне дә эшләмәскә куша иде. Г.Ахунов. Әти үзе дә, Коръәнне кулына тотар алдыннан, әйбәтләп юына, аннары бисмилласын әйтеп кенә ала. Ф.Яруллин. Әткә-әнкәсе бисмиллаларын әйткәч, Зиннур инде кайчаннан бирле авыз суларын китереп торган коймакларны умырырга тотынды. Я.Зәнкиев. Бисмилласыз башланган сүз зиһенгә барып җитми, аны шайтан эләктереп ала да анда буталыш тудыра. Ф.Сафин

2) күч. Башы, башлангыч өлеше. Үзем бер китап язарлык хәлгә килгәч, иң әүвәл тәрҗемәнең бисмилласын әйтергә карар кылдым. К.Миңлебаев. Я, карышма әле; бусы – шул күңелле көннәрнең бисмилласы булыр. М.Фәйзи

◊ Бисмилласын укыту Акылга утырту, тәүбәгә китерү, тәүфыйкка китерү; бик каты ачулану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә