БИРЧӘЮ ф. 1) Тән тиресе тупаслану, кытыршылану, сөялләр чыгу. Агач тамырлары сыман бирчәйгән, тамырлары бүртеп чыккан кулларын ул күккә суза. Р.Мулланурова 2) Тупаслану, рухи матурлыгын югалту Бирчәеп бетү Бик нык бирчәю. Алар чынлап та яргаланып, бирчәеп беткәннәр. Ә.Фәйзи. Беренче тотыну белән, Ирек аның үзеннән көчле икәнлеген аңлады. Бу – эшләгән, бирчәеп беткән кул түгел, әмма ифрат та саллы, көчле иде. Ф.Садриев Бирчәеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң бирчәйгән хәлгә килү. Убыр кешеләргә дә төрле чирләр чыгара. Тәннең бер җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга, йә сыткы чыга, бирчәеп кала. Әкият. --- ватык тракторын бер сүтеп, бер җыеп изалана торгач, ком гарәбе кебек каралып беткән, дегет сеңгән куллары рашпиль сыман кытыршыланып, бирчәеп калган. Ф.Баттал Бирчәеп килү Акрынлап бирчәю Бирчәеп тору Әле, хәзер бирчәйгән булу Бирчәеп чыгу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң бирчәйгән хәлгә килү. Әнә буыннарыгыз да бирчәеп чыккан, кул-аякларыгыз да, минеке шикелле, кәкре-бөкре булып каткан. Г.Бәширов Бирчәя бару Торган саен ныграк бирчәю Бирчәя башлау Бирчәергә тотыну. Үз телеңдә озак сөйләшә алмый йөрсәң, бервакыт, күңелнең бирчәя башлавын тоеп аласың. М.Юныс Бирчәя төшү Тагын да бирчәю |