БИРҮ ф. 1. 1) Нинди дә булса бер әйберне икенче кешенең кулына тоттыру, берәүнең үзенә тапшыру. Гурий истәлеккә ике «сувенир» бирде: берсе балык кылчыгыннан ясалган шоп-шома, нык инә иде, икенчесе ипи йомшагыннан ясалган, ялтырап торган, корычтан да каты төймә иде. А.Гыйләҗев. «Авызыбызга бүген катрә дә азык алганыбыз юк!» – дип инәлә алар. Бирдем. Итәкләренә, тутырып, помидор салдым. А.Хәлим. Байтирәк, өсләреннән йозак белән бикләп ал, ачкычларын миңа бирерсең. Т.Гыйззәт 2) Нәрсәне дә булса берәүнең карамагына, файдалануына тапшыру. Минем өскә кияргә булмаганга, иртәнге салкыннарда киеп йөрерсең, дип, әни әтинең иске тәвәккәл бүреген һәм, җиңнәрен, итәк очларын бераз кыскартып, аның искереп, кылкаланып беткән тула чикмәнен бирде. М.Гафури. Садыйк картның былчыранып беткән иләмсез зур ботинкаларын салдырып, аягына коры киез каталар китереп бирделәр. Ш.Камал 3) Хәбәр итү, белдерү, җиткерү. Нигә миңа мондый хәсрәт тулы Дәһшәт шомлы хәбәр бирдегез? Ф.Бурнаш. Мин сиңа балалар саны турында --- аларның исемлеген генә бирергә тиеш булам. Ш.Камал 4) Тәкъдим итү (урын, юл һ.б.ш. турында). Аннан, юл биргән халык арасыннан үтеп, сәхнәгә менде. Г.Гобәй. Гармунчыга чибәррәк урын бирегез, үпкәли башлар. Ф.Бурнаш 5) Хак һ.б.ш.ны түләү. Эш чиксез авыр, унике сәгать буена җир астында, тиргә батып, эштән чыгып азапланасың, ә тамак туярлык акча бирмиләр. Ш.Камал. Ярар, хәерле булсын алайса, вагың булгач бирерсең инде. Ш.Камал. Бер кием читекне каеган өчен биш тиен бирәләр, ди. М.Гали. Шәмсетдингә, утыз кадак он биреп, мичне дә чыгартты. Г.Ибраһимов 6) Нинди дә булса берәр бәя белән сатып җибәрү. Дадашов яхшы хак бирмәсә, Шагаловка барыгыз... Ш.Камал. Итекчеләр --- бер пар итекне, 20 аршинга түгел, 15 аршин киндергә дә шатлана-шатлана бирерләр иде. Г.Тукай 7) Нәрсә белән дә булса бүләкләү, нәрсәне дә булса кемгәдер рәсми рәвештә тапшыру. Балаларны башларыннан сөеп: «Әтиегез кебек батыр булыгыз, медальне бик зур батырлык күрсәткән кешегә генә бирәләр», – дип сөйләде. Г.Әпсәләмов. Бүләкләр бирү тантанасы башланды. Ә.Айдар. Узган сабантуенда бирделәр бит бу гармунны Хәлимгә. Г.Гобәй. Премияләр биргән булалар үзенә! Ш.Камал 8) Үгет-нәсыйхәт, киңәш һ.б.ш сүзләр янында килеп, әдәп-тәртипкә, төрле күнекмәләргә һ.б.ш.га өйрәтү. Безгә ул һәрвакытта акыллы киңәшләр бирә. Т.Гыйззәт. Киңәш бир, дип йөдәтмә һәм сөйләнмә! Г.Тукай. Кызылармеецлар да, аңа рәхмәтләр әйтеп, аның аталарча биргән киңәшләрен тотарга сүз биреп, госпитальдән җиңел атлап чыгып китәләр. А.Шамов. Гомумән, ул Газинурны ярата, аны һаман күзәтә, әледән-әле үзе янына чакырып яки правлениедә, клубта, кырда, абзарда очратып, аның белән вакыт сыйдырганча сөйләшә, аңа үзенең киңәшләрен бирә иде. Г.Әпсәләмов 9) Эшкә билгеләү, берәр эш башкарырга кушу; эш йөкләү, вазифа тапшыру. – Мин инде барысын да әйттем, иптәш секретарь, – диде Газинур, кулындагы кепкасын бөтереп, – безне бер-беребездән аермагыз, безгә элекке урыныбызда эш табып бирегез. Г.Әпсәләмов. --- кайбер эшләрне өлкән экономист биргән. А.Шамов 10) Ашау-эчү әйберләрен табынга, алга китереп кую. Кодаларның күчтәнәчләрен күрсәтергә чыгарганда да, мәҗлескә аш-су, шулпа, бәлеш, билдәмә, каз, үрдәк, ширбәт, чәй, коймак, каймак биргәндә дә, һичбер эш Мәрхәбәгә киңәшсез, Мәрхәбәнең ярдәменнән башка үтмәде. Г.Ибраһимов 11) Кая да булса, берәр теләк белән, язма рәвештә мөрәҗәгать итү. Теңкәмә тигәч, ахырда, барып, гариза бирдем шул. Ф.Бурнаш. Минем партиягә керергә заявление биргәнне ул белә. Ш.Камал. Крестьяннар, үзләрен хаклы санап, эшне судка биргәннәр. И.Гази 12) Рәсми рәвештә берәр җиргә урнаштыру, билгеләү. Яз килүгә, әниләре Яслегә аны бирделәр, Үзләре, тынычланып, Кырда эшләп йөрделәр. Һ.Такташ 13) Кияүгә чыгарга рөхсәт итү яки мәҗбүр итү; ярәшү. Менә хәзер инде шуңа, старшина Садыйкка, үзенең олы кызын бирә икән, дип пышылдады. М.Гали. Шушы вакыйгадан соң, Хәлимәне бер эчкече тегүчегә икенче хатынлыкка кияүгә бирделәр. Ш.Камал. Итче Хөснуллага өченче хатынлыкка бирергә уйладым, риза булмады. Т.Гыйззәт. Зур кызларын, бик байга бирәбез, дип, кайнишле йортта череткәннәр иде, инде бусын ялгызрак җиргә бирергә исәпли, ди. Г.Ибраһимов 14) Тамашачы алдында чыгыш ясау, концерт, спектакль күрсәтү. Шуңа күрә мин аның турында күп сөйләмим, әгәр рөхсәт итсәгез, мин сезгә аның турында бераз җырлап бирер идем. Г.Әпсәләмов 15) Нәрсәне дә булса укыту, өйрәтү. Хәзрәт миңа бүген «Төхфә»дән үзе сабак бирде. М.Гафури. Сабак бирүең өчен рәхмәт! Г.Әпсәләмов. Ул, куна-төнә диярлек, студентлары арасында яшәп, сәнгатькә бирелгәнлекнең үрнәкләрен шәкертләренә дә бирә иде. А.Гыйләҗев 16) Тасвирлау, сурәтләү, чагылдыру, күрсәтү (әдәбият һәм сәнгать әсәрләре турында). [Театрга] --- психологик образлар бирүгә күчәргә --- кирәк. М.Җәлил 17) Кайбер исемнәр белән янәшә килеп, нинди дә булса эшне башкару, хәрәкәт ясауны белдерә. Дежур сержант, ике отделениене дә сафка тезеп, янгын сүндерү командасы начальнигына рапорт бирде. Р.Кәрами 18) Кем яки нәрсә өчен дә булса берәрсен яки берәр нәрсәне корбан итү. Моның өчен җанын бирер ата баласы. Ф.Бурнаш. Сөйгәне куенында Соңгы кат талпынгач, Шат, мәгърур һәм батыр Җан бирә сандугач. М.Җәлил. Ил каршында тиздән ант итәр ул Халкы өчен утка керергә. Аның өчен канын кызганмаска, Кирәк булса, гомерен бирергә! Ә.Исхак 19) Нәрсәгә дә булса багышлау. Тагын менә нәрсә: җәй көне күбрәк вакытыгызны ял итәргә бирегез. Г.Гобәй 20) Җиңелеп, каршы тора алмыйча, нәрсәне дә булса дошманга калдыру. Рига өчен буржуазия матбугаты солдатларны гаепли, янәсе, алар дисциплинасыз, приказларны үтәмиләр, төрле комитетлар коткысына иярәләр, чынында, Риганы генераллар бирделәр. И.Гази 21) Хыянәт итеп яки ирексезләп, кемнең дә булса карамагына тапшыру (кулга алырга ярдәм итү). – Мине немецларга бирмәгез, – диде егет һәм, эзләнеп, капшанып, картның кулын тотты. А.Шамов 22) Җитештерү, барлыкка китерү, эшләп чыгару нәтиҗәсе буларак килеп чыгу, хасил итү. Мин ашасам аның чәчәкләрен, Сөт бирәм бит сөйгән кызына. М.Җәлил. Болар тамыр җәярләр, сабак, яфрак чыгарырлар, бай ашлык бирерләр, дигән өмет белән, якты тормыш дәрте белән тапшыралар. Г.Ибраһимов. Чәчәге коела җимеш бирер өчен. Ә.Ерикәй 23) Нәрсәгә дә булса (белемнең ничек үзләштерелүенә, берәр нәрсә эшли алу сәләтенә) сынау, тикшерү үтү. [Нәфисә] Бераз дулкынлана, үзен җидееллыкны тәмамлар алдыннан имтихан биргәндәге кебегрәк хис итә иде. Г.Бәширов 24) Кешеләрне, учреждениене, предприятиене, оешманы һ.б.ш.ны аерым бер исем белән атау. Бөтен кеше, сине яратып, сиңа Карчыга дип кушамат биргән иделәр. Ш.Камал. Мулла, өеннән торып кына, аларга мөселманлык паспорты биреп: берсенә – Мифтах, икенчесенә Нәҗип дип исем бирде. Г.Ибраһимов. Без урамга яңа исем бирдек, Без урамга төс бирдек. М.Җәлил 25) Нинди дә булса уңышлары, эшләре өчен, кешене мактаулы исемгә тәкъдим итү, дәрәҗәгә күтәрү. Яхшы эш үрнәге күрсәткән колхозчыларга Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирү – беләсеңме ни дигән сүз? Р.Ишморат 26) Тоташтыру. Крестовниковны бирегез, завком белән тоташтырыгыз. Т.Гыйззәт 27) Җитештерү, әзерләү, туплау, ясау. Быелга, үткән елгыга караганда, планны ике өем арттырып биргәннәр. Г.Әпсәләмов. Сиңа шундый бер өй ясап бирим, бөтен Агыйдел буенда өең, якмыйча, май кебек җылы булсын, ди. Г.Ибраһимов 28) Булдыру, тәрбияләп үстерү. Җиһанша бабай, сокланып, үстергән егетләрен уйлый иде дә: – Мин Сәвиткә ике арыслан бирдем, --- дип, күңел эченнән тирән бер хак белән мактана иде. Г.Ибраһимов 29) Нинди дә булса шәхес яки берәр нәрсә, хәл, күренеш турында, аерым максат белән, фактлардан чыгып, фикереңне белдереп, телдән сөйләү яки язу (бәяләмә, характеристика, рекомендация, белешмә һ.б.ш турында). Кызыл постау белән капланган зур өстәл кырыендагы кафедра артына баскан ак сакаллы, күзлекле бер профессор бетереп чыгучы студентларга кыскача характеристика бирә. М.Гали 30) Күңел, игътибар, әһәмият һ.б.ш. сүзләр белән килеп, барлык уйларыңны, фикерләреңне нинди дә булса бер объектка, эшкә юнәлтү. Моңа асылда бер кеше дә юньләп әһәмият биреп карамады. Г.Ибраһимов. Шул кичтән башлап, Хәлим укуга артык күңел бирми башлады. Г.Гобәй 31) Берәр нәрсәгә үзгәреш кертү, үзгәртү. [Классик] Музыкаль әсәрләрнең текстлары, зур осталык белән, татар теленең үзенчәлекләрен саклап татарчага күчергән вакытта, аңа яңа төс бирәләр. М.Җәлил 32) Билгеле кагыйдәләр нигезендә тупны уенга кертү яки партнёрга юнәлтү, тапшыру. Туп бирү 33) юкл. форм. Нәрсәне дә булса башкарырга, берәр нәрсәне булдырырга комачаулау, комачаулык тудыру. Колхозга кермичә, ялгыз хуҗалыкта сүстән бау ишеп кәсеп итүче әти-әнисе Мөдәррискә пионерга керергә рөхсәт бирмәде. Р.Хафизова. Әгәр дә суда яки җир өстендә рөхсәт бирмәсәләр, һавага менеп куык очырмак булалар. Ш.Мөхәммәдев. Синең шул булыр инде, рәхәтләнеп сөйләшергә дә бирмисең. Т.Гыйззәт 34) сөйл. Чамалап әйтү, якынча гына кешенең яшен билгеләү. Егеткә, күп дигәндә, егерме-егерме бер яшь бирергә мөмкин. Г.Әпсәләмов 35) күч. Кайбер абстракт исемнәр белән килеп: шул исемнән аңлашылган сыйфатларга, үзлекләргә ия итү . Самолётлар оча киң күгеңдә, Көч һәм гайрәт биреп йөрәккә. Ә.Исхак. Усал бит хатыннар да, безнең яннан юлдан узып барганда, безнең азапланып ятканны күргәч, юри безгә куәт биреп, мыскыл итеп көлешеп китәләр. М.Гали 36) күч. гади с. Кыйнау, сугу. Икенче кат менә алгы яктан шул ук кендек белән биргәннәр. Г.Ибраһимов 2. ярд. ф. функ. 1) Үзеннән алда килгән фигыль белдергән эшнең өзлексез, каршылыксыз дәвам итүен аңлата. Җирдә, носилкаларында ята бирәләр. Г.Гобәй. Алар, сөмсерләрен коеп, тәрәзә башларына, лапас асларына куналар да кукыраеп утыра бирәләр. Р.Хафизова. Рифкать тавыш килгән якка борылмакчы булды, ләкин башы тыңламады, тарттырып бәйләгән кебек, үз урынында ята бирде. Р.Вәлиев 2) Үзеннән алда килгән фигыль белдергән эшкә интенсивлык төсмере өсти. [Галия:] Күлмәккәме?.. Алайса, сез менә бу зәңгәр бизәклесен алыгыз, монысы сезгә килешәрәк бирә... Р.Төхфәтуллин ◊ Бирә-бирә бет басты Һәр сораган саен, кешегә ни дә булса бирә-бирә, бөлгенлеккә төшү. Миннән сукыр бер тиен юк. Болай да бирә-бирә бет басты инде. К.Тинчурин. Бирә-бирә бирән булу Нәрсәне дә булса күп тапкыр биреп тә, һаман соранып йөдәтүне дәвам итүгә ризасызлык белдерү. Бирә-бирә бирән булып бетәрсең әле. А.Шамов. Бирә-бирә бирәнгә сабышу к. бирә-бирә бирән булу Бирә бару Бер-бер артлы, берсе артыннан икенчесен бирү. Алардан җыелган алтын, асылташ һәм червонецлар урынына, Шәфи һәртөрле имзанамәләр --- кәгазьләре бирә барды. Ш.Маннур Бирә башлау Бирергә тотыну. Алар аша ул дин алган, хәреф алган, алардан күреп, иген игү эшенә дә ихлас бирә башлаган. Х.Сарьян Бирә төшү Тагын да бераз, беркадәр бирү Биреп бару Һәр булганын, булган берсен бирү. Хәзерге укучы өчен авыррак аңлаешлы гарәп, фарсы сүзләренең, терминнарның тәрҗемәсен астөшермәләрдә биреп бардык. Н.Нәккаш-Исмәгыйль Биреп бетерү Бик күп итеп бирү, барысын да бирү. Үзе җентекләп, пөхтә, чиста, матур итеп киенеп йөрергә ярата. Фираяга да әллә никадәр бүләкләр, кием-салымнар алып биреп бетерде. Д.Бүләков Биреп җибәрү Кеше аркылы бирү. Миңа әманәт итеп кенә биреп җибәрделәр. Ә.Фәйзи. Менә бүген миңа Казанга чыгып китәргә кирәк иде дә, Шырданда җыен буласы булгач, почтаны малайга гына биреп җибәрдем дә, үзем монда килдем. М.Гали Биреп калдыру 1) Кемгәдер тапшыру өчен бирү; бүләк итеп бирү. Ул кергән бер җирендә бүләккә йә затлы каләм, йә хуш исле сагыз, йә берәр ят сувенир биреп калдыра. М.Галиев 2) Мирас итеп бирү. Хафиз картның әтисе дә кулыннан балтасын төшермәде, һөнәрен улына биреп калдырды. Н.Акмал Биреп калу Ниндидер хәл булганчы, алдан ук бирү, бирергә өлгерү. --- сукыр калган һәм чукракланган әбиләребез, сугыштан соң, берүзләре балаларын аякка бастырып, ягъни үстереп һәм тәрбияләп, әле оныкларына да нәрсәдер биреп калырга өлгереп, дәшми-тынмый гына үз гомерләрен үткәрделәр. Т.Кәримов Биреп карау Сынау өчен бирү. --- мин менә берничә ел инде, авыл аралап, улыма акыллы бер кыз эзләп йөрим, шушы сорауларны күп кенә кызларга биреп карадым, барысына да тезеп җавап бирә алганы син генә булдың, зиһенле кыз икәнсең, каршы килмәсәң, улыма сине йәрәшәм, киленем бул. Н.Исәнбәт Биреп килү Даими рәвештә, системалы бирү. [Сәйяр] Драмтруппасы артистлары атнага ике тапкыр спектакль биреп килделәр. И.Рәмиев Биреп китү 1) Ниндидер вакыттан башлап бирүне дәвам итү. Җиңел генә дәрес биреп китә икән. М.Гафури 2) Тапшыру өчен бирү, калдыру Биреп кую Көтмәгәндә, кинәт бирү; алдан бирү. Кем белә, бәлки, фатир да биреп куярлар әле. Р.Вәли. Хөкем әгъзаларының рәистән сул якта утырганы – гыйльми хезмәтчеләр секциясеннән язучы агроном һәммәсенең тел очында булган бу сорауны ашыгып биреп куйды. Г.Ибраһимов. Камәретдин, артык сүзгә урын калдырмаска тырышып, өйдәгеләрне кызыксындырган барлык сорауларга берьюлы җавап биреп куярга ашыкты. М.Әмир Биреп тору 1) Һәрвакыт, гел бирү. Әгәр дә кирәк булса, без кирәкле норма билгеләячәкбез һәм тоткарлыксыз биреп торачакбыз, ди. Ш.Камал. Шулай ук монда, фонтан кебек, көнгә уннарча мең пот җир асты байлыклары атып торган нефть вышкалары, меңнәрчә тонна күмер биреп торган шахталар да юк. М.Гали. Бу әлеге яңа чор, кояшлы һәм нурлы апрель иртәседәй, йөрәкләргә бетмәс-төкәнмәс егәр һәм ышаныч биреп тора. М.Хәсәнов 2) Вакытлыча бирү. Майтап әби, савыт-сабаларың биреп торсаңчы! Т.Гыйззәт. Менә син тот та сарык фермасына кайтарткан бүрәнәләреңне биреп тор. А.Гыйләҗев Биреп узу к. биреп үтү. --- автор гражданнар сугышы чорында үз башыннан узган олы вакыйгалар, шул чорның узаманнары – Фрунзе, Врангель, Махноларга бәя биреп уза. Т.Галиуллин Биреп үтү Нинди дә булса эш, сүз уңаенда ни дә булса сөйләү. Тик аларга кыскача билгеләмә генә биреп үтәргә мөмкин. К.Миңнуллин Биреп чыгу 1) Нәрсәне дә булса һәрберсенә дә бирү. Валерикны алырга кергән апа барысына да берәр ландрин биреп чыкты. Г.Гобәй. Менә алар, яралыларга бер кат уколлар, дарулар биреп чыккач, сестралар бүлмәсенә кайттылар. Х.Камалов 2) Тулысынча, башыннан ахырына кадәр биреп бетерү. Өченче курсны тәмамлап, бар имтиханын да уңышлы биреп чыкты |