БИРТҮ ф. диал. 1) Имгәтү, каймыктыру, тайдыру. – Сез аның әнисен саклый белмәдегез, үлеменә сәбәпче булдыгыз, инде кызының кулын каерасыз, аны да биртеп, гарип итеп калдырмакчы буласыз! – дип кычкырды Роза һәм, куркып, елап җибәрде. С.Баттал 2) күч. Кемнең дә булса күңелен төшерү. Син бит тыныч, имин көндә үз балаларыңның күңелен биртәсең. Социалистик Татарстан |