БИРТЕЛҮ ф. 1) Буыннар кузгалу, таю, каймыгу. Аягы биртелеп, дүрт ай бүлнистә ятып чыкты малай. Ф.Шәфигуллин

2) Авыр эштән имгәнү, бетеренү. Алар бара торган эшелон Кавказ тауларында крушениегә очрый, һәм Гафиятулла абзый, тәмам имгәнеп, биртелеп, өенә кайтып егыла. Г.Әпсәләмов

3) күч. Рухи имгәнү, күңеле төшү. Юкса, начар семья аркасында тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар җәмәгать эшенә начар тәэсир итә. Г.Кутуй

Биртелеп бетү Тәмам, бик көчле биртелү. Тәмам гарипләнеп, җәрәхәтләнеп, биртелеп беткән Габдулла, кургашындай авыр тойгылар белән, туган ягына юнәлә. М.Сәхапов

Биртелеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң биртелү

Биртелеп кую Көтмәгәндә, кинәт биртелү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә