БИРНӘ и. этн. Кияүгә чыккан кызның үзе белән кияү йортына алып килгән мал-мөлкәте, егеткә һәм егетнең кардәшләренә бирелә торган бүләкләре. Ә килен буласы кыз үз өендә чигү чигеп, киндер сугып, бирнә әзерләгән. Т.Миңнуллин. Тик бирнәгә биреләчәк күлмәкнең, асыл булмыйча, йон булу хәбәре генә аның фикерен бик тиз үзгәртеп, улы белән ирен һәм үзен киләчәк бәхетсезлектән коткарып кала. М.Гали. Ике тәрәзәнең берсе өстенә башы чуптарлы бирнә сөлгесе атландырып эленгән иде. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә