БИРЛЕ бәйл. Чыгыш килеш формасындагы сүзләр белән килеп, эш-хәлнең башлангыч вакытын күрсәтә, аның дәвамлылыгын белдерә. Өстәвенә, гомум шигърият хәзинәсендә һәр халыкның меңәр еллардан бирле шомарып, үткенләнеп беткән тапкыр сүзләрен, мәкаль-әйтемнәрен, табышмак-сынауларын да онытмыйк. Р.Фәйзуллин. Кыштан бирле, быел җәй Кырымга – диңгез буена китәрбез, дип, алдан ук кычкырып килдек-килдек тә, көне җиткәч кенә кире уйлап, үзебезнең Башкортстанга – Илешкә генә кайтырга булдык. Х.Сарьян. Башка чыкканнан бирле саклап тоткан бердәнбер урагым иде. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә