БИ’РЖА и. нем. 1) Финанс өлкәсе эшләрендә акцияләрне, башка кыйммәтле кәгазьләрне һ.б.ш. зур күләмнәрдә сату-алуны тәэмин итүче һәм моның өчен килешүләр суммасыннан мәгълүм процент (комиссион табыш) алучы, даими эшләүче оешма. Капиталистлар арасында биржа аша сатылган товарлар бер кулдан икенче кулга турыдан-туры күчмиләр. Политэкономия 2) Эшче көчләр тәкъдим итә һәм яллый торган урын. Аннан, базардагы агай-энеләргә, чаттагы извозчикларга, кибеттәге приказчикларга, биржадагы подрядчикларга, хәрчәүнидәге половойларга, йөк ташучы ломовойларга күз-колак булырга куштым. Т.Гыйззәт. [Яучы:] Юк, биржа түгел, бу – безнең шәһәрнең могътәбәр кешеләре җыела торган җир. Г.Камал 3) Биржа гамәлләре башкарыла торган махсус бина. Менә ишет әле, Зәки абыең нәрсәләр ди: 27 гыйнварда Казанның Биржа залында Казан мөселманнарының юбилейга ядкяр калдыру эше буенча гомуми җыелышы булды. Ф.Әмирхан 3) махс. Чи агач, урман материаллары склады |