БИРЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. бирү. Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, безнең мондый дуслыктан көнләшеп, бүтәннәр дә бер-берсенә бүләк бирешеп карады, ләкин аларның әлеге гадәте кыска гомерле булып чыкты. А.Гыймадиев 2) Эштә, уенда, спортта һ.б.ш.да җиңелү, өстен чыга алмау, калышу, ким булу. Бер укымышлы кырык наданга бирешмәс. Мәкаль. Без – хатын-кызларның хокукларын дауларга чыккан кызлар, без барыбер сезгә бирешмәбез. Т.Гыйззәт. Анда французча, немецча, инглизчә, эсперанточа язылган китаплар күп, дип карасалар да, хәзрәт һаман бирешмәде. Ф.Әмирхан. Булган шәкертләрнең кыюлыгына һәм сүзгә бирешмәвенә соклана иде. М.Гафури 3) Физик һәм рухи яктан хәлсезләнү, начарлану; каршы торырга көч калмау. Күзе әйләнде, тончыга язды, шулай да бирешмәде ---. Г.Ибраһимов. – Нигә гел шәкерткә генә куәт биреп торасыз, әзрәк теге егеткә дә куәт бирегез, бирешмә, сары күлмәк, бирешмә! – диегез. М.Гали. Уйлы күңел генә сагышка бирешә ала. М.Галиев. Гафиятулла бабайның элеккеге гренадер солдат сыны хәзер бик нык бирешкән. Г.Әпсәләмов 4) сөйл. Үзара бәргәләшү, бәргәләшеп алу 5) Үзара бәргәләшү, сугышу, кыйнашу вакытында җиңелү, көчсезлек күрсәтү. Комсомоллар авылның икенче башыннан диярлек килеп җиткәнчегә хәтле, тәки бирешмәгән. Ш.Камал. Сөйләшә алмасам да, кулга киткәч бирешмим инде мин. Ф.Хөсни Бирешә бару к. бирешеп бару. Хәйдәрнең күзгә күренеп бирешә баруы, бер мескенгә әверелеп калуы да шатлык китермәде. М.Кәбиров Бирешә башлау Бирешү билгеләре күренү. Апам миннән мондый каршылыкны көтмәгән иде. Ул үзенең бирешә башлаганын сизде. Э.Шәрифуллина Бирешә төшү Тагын да бирешү. Татар әдәбиятының болай да шактый сирәк булган яшь прозаиклар сафы алардан соң тагын да бирешә төште. М.Вәлиев Бирешә язу Чак кына бирешми калу Бирешеп алу Тиз-тиз генә бирешү, кыска гына үзара биргәләшү Бирешеп бару Акрынлап хәлсезләнү, көннән-көн бирешү Бирешеп бетү Тәмам начарлану; каршы торырга көче калмау Бирешеп җибәрү Очраклы рәвештә, кинәт, берәр эштә, уенда, бәхәстә бирешү Бирешеп килү Элек-электән, даими рәвештә, системалы бирешү. Менә ни өчен морзалар, элек-электән үк, бары үзара (аерым очракларны исәпләмәгәндә) кыз алышып, кыз бирешеп килгәннәр. Ә.Еники Бирешеп китү Кинәт, соңгы вакытта бирешү. Картаеп, бирешеп киткәнсең, әти җаным. Хәлләрең ничек соң? Аманулла Бирешеп кую Кинәт бирешү. – Чынлап кыйнаша башлагач, ул әле Корбангали абзыйга бик ул хәтле бирешеп тә куймас, – диде Фәйзи. Ш.Камал Бирешеп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз бирешү. Зур урамнар чатында фаэтончылар гына тезелешеп торалар, анда-санда бер-берсенә хәбәр бирешеп торган городовойларның сызгыртулары, каланың көнчыгыш ягыннан ага торган суның ташу шаулаулары гына ишетелә иде. А.Таһиров |