БИРЕЛҮ ф. 1. 1) төш. юн. к. бирү. Аңа шунда байрак бирелде. Ф.Бурнаш. --- Галиәсгар Камал исеме бирелде, ---. М.Гали 2) Каршылык күрсәтүне туктату, җиңелү. Беренче линия окопларында атнадан артык торганнан соң, резервка чыккан 8 нче ротага полк штабы урнашкан тау битендәге землянкаларның берсе бирелде. М.Гали. Безнең кызылармеецлар, электәгечә, нинди генә авыр шартларга эләкмәсеннәр, дошманга бирелмиләр, соңгы тамчы каннарына кадәр сугышалар. А.Шамов 3) Бәхәстә, спорт ярышларында җиңелү. Бу ике көчнең соңгысы җиңәчәген күңелем бик ачык сизсә дә, мин сүзсез генә бирелергә теләмәдем. М.Әмир 4) Башка, чит кешенең йогынтысына буйсынып, шул кеше фикеренә ияреп эш итү, аның ягына чыгу. «Ут» – семья мөнәсәбәтләренә керү аша чит сыйныф йогынтысына бирелгән, үзенең тормыш һәм көнкүрешендә шуны җиңеп чыга алмаган, үз коллективыннан аерылып таркалган «җаваплы эшче» драмасы. Г.Нигъмәти. Шулай булуга карамастан, аның беренче әсәрләре булган «Бәхетсез егет» белән «Өч бәдбәхет»тә, заман модасына бирелеп, беркадәр әхлак сату һәм вәгазьче тенденцияләре үткәрү юк түгел, ләкин алар нык кабартылып күрсәтелмиләр. М.Гали 5) Үз-үзеңне онытып, бик нык кызыксынып, берәр эш башкару; нәрсә белән дә булса бик нык мавыгу. Зур бәхетләр, сызганып, эшкә бирелгәннән килә. Г.Тукай. [Галләм] Эшен эшли, кушканны үти, ләкин сүзгә ул кадәр бирелеп катнашмый. Социалистик Татарстан 6) Ниндидер халәттә, хәлдә калу. Әсәрдә үзәк урын тоткан шәхесләр, гади психологик типлар, җәмгыять тормышында берәр төркемнең типик вәкилләре итеп бирелүдән бигрәк, индивидуаль эчке сыйфатларга ия булган, һәрберсенең берәр хирысы булган кешеләр итеп күрсәтеләләр. Г.Нигъмәти. Һәрвакыт күтәренке күңелле, бертөрле авырлыкка да бирелми торган нык кеше, көчле кеше булып күренсә дә, сугыш вакытында район белән җитәкчелек итүнең кыенлыгын үзе генә белә иде. Г.Бәширов 7) Якын күрү, үз итү, җан-тән белән ярату, турылыклы булу. Кавышкач, зөфафның беренче көненнән үк бөтен йөрәге белән аңар бирелде, аны яратып, сөеп китте. Г.Ибраһимов 8) Үзләштерелү яки башкарылу. --- әсәрнең аерым урыннарында бишенче ел революциясенең татар тормышының аерым катлауларында чагылышы тирән осталык белән бирелгән. Г.Нигъмәти. Көрәш корбансыз булмый, андый зур эшләр җиңел генә бирелми. А.Алиш 2. бирелеп рәв. мәгъ. 1) Тырышып, чын күңелдән, ихлас белән. Бирелеп, пианинода татар көйләрен уйнау 2) Онытылып, йотылып, мөкиббән китеп. Бирелеп, музыка тыңлау 3) Якын күреп, үз итеп. [Ул күзләр] Мәхәббәткә каршы шундый ук тирән, саф, намуслы мәхәббәт белән җавап бирергә теләп, синең күзләреңә сөеп, бирелеп карыйлар. Ә.Еники Бирелә бару Һәрберсе, булган берсе бер-бер артлы бирелү. Әйе, мин «их, шул рольне уйныйсы иде» дип хыялланмадым яисә үкенмәдем, чөнки миңа кызыккан рольләрем бирелә барды. М.Галиев Бирелә башлау Бирелергә керешү. Хәлимнәр палатасы да инде куркуга бирелә башлаган иде. А.Шамов Бирелә төшү Тагын да бирелү Бирелеп алу Кыска вакыт эчендә, азга гына кемнең дә булса йогынтысына бирелү. Берәр күренешне бәян иткәндә, чигенеш китереп, хыялга бирелеп алу, фараз кылу яисә истәлек-хатирә рәвешендә чигенеш ясаулар да очрый. И.Низамов Бирелеп бару Даими рәвештә, системалы бирелү. --- ай саен бирелеп бара торган белешмәләрдә «Маяк» колхозы, гадәттәгечә, беренче урында тора бирде. М.Хәсәнов . Шагыйрьнең фоторәсемнәре, әсәрләренә иллюстрацияләр дә бирелеп бара. Х.Миңнегулов Бирелеп җитү Тулысынча бирелү. --- озын, катлаулы җөмләләр кирәксезгә бүлгәләнеп бирелә һәм, нәтиҗәдә, оригиналдагы фикернең диалектик бердәмлеге, органик бәйләнеше йомшара, бөтенлеге, эзлеклелеге бозыла, шулай ук төп нөсхәнең ритмы, интонациясе бирелеп җитми. Р.Юсупов Бирелеп йөрү Әле, хәзерге вакытта ниндидер йогынты тәэсирендә булу. Бу күңелсез уйларга бирелеп йөрү Галимне туйдырды. Г.Әпсәләмов Бирелеп китү 1) Ниндидер бер моменттан, сәбәптән соң бирелү. Шайтан котыртуына бирелеп киткәнлеген дә сизми калачак. С.Поварисов 2) Нәрсә белән булса да мавыгу. Мондый хәл, бер яктан, балның бик күп җыелганын күрсәтсә, икенче яктан, җир сатучының сәүдә эшенә бирелеп киткәнен дә раслый булса кирәк. С.Алишев. Без бу эшкә шулкадәр бирелеп киттек, хәтта урманга сыерыбызга печән чабарга барганда да кесәбезгә дәфтәр, каләм тыгып бардык. Г.Галиев Бирелеп кую Көтмәгәндә, ниндидер йогынтыга буйсыну. Теләсәң-теләмәсәң дә, бу – очраклы булмагандыр, дип, мистикага бирелеп куясың. Р.Сафин. Менә шундый фәлсәфи уйларга бирелеп куя иде ир. Р.Габделхакова Бирелеп тору 1) Һәрвакыт, гел бирелгән булу. Әмма хисләргә озак бирелеп тору мөмкин түгел иде монда. Л.Ихсанова 2) Әле, сөйләү моментында ниндидер йогынтыга буйсыну. Әнә шундый моңсурак уйларга бирелеп торганда, каршымда, җир астыннан чыккандай, башына, кырынрак салып, яшел пилотка, өстенә шундый ук төстәге толстовка кигән бер малай пәйда булды. Ф.Шәфигуллин Бирелеп утыру Әле, хәзерге вакытта нәрсәгә булса да бирелеп китү. Шулай да хискә бирелеп утырыр чак түгел, юлчыларны кайнар чәй белән сыйларга кирәк, эчкә бераз җылы керсен. Л.Ихсанова |