БИРЕЛГӘНЛЕК и. Тугрылык, кемгә яки нәрсәгә дә булса турылыклы булу; фидакярлек. Алар коммунистлар партиясенә үзләренең бирелгәнлекләрен күрсәттеләр. М.Җәлил. Шуның өстенә тагы Зарифулла, үз хуҗалары каршында, аеруча яшь хуҗа Хисами каршында, колларча бирелгәнлеге белән дә аерыла иде. М.Гали. Кайсы ил халкының, совет кешеләренеке кебек, үз юлбашчыларына бетмәс-төкәнмәс ышанычы һәм бирелгәнлеге бар? Г.Әпсәләмов |